Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көзге бөртекле культураларның кар астында хәлләре ничек?

Февральнең икенче декадасы гадәттәгедән 4 - 6°Ска салкынрак булды, минималь һава температурасы 34...38°ка кадәр төште.

Күпчелек метеостанцияләрнең һәм постларның күзәтү участокларында көзге культураларның куаклану төене  урнашкан тирәнлектә туфракның минималь   температурасы 1-4° салкын булды.    Кама аръягында  шул  тирәнлектәге салкынлык 6-8° кадәр төште.

Узган атнада шулай ук аномаль салкын һава торышы да сакланды.  Бу чорда төнлә һава температурасы -30°...-38°Ска  кадәр төште, уртача тәүлеклек температура  күпьеллык уртача күрсәткечләрдән -12...-19°Ска түбәнрәк булды.

 26 һәм 27 февральдә республикада һава шартларының начараюы һәм температураның шактый  күтәрелүе көтелә. Кар, юеш кар, кайбер районнарда яңгыр көтелә. Урыны-урыны белән буран, күз күреме начарлану,  бозлавык,         көчәйгәндә секундка 16 метрга кадәр  көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология  үзәгенең  алдан фаразлавы буенча, 28 февральдә кабат суыта, төнлә -12 ... -17°С, көндез -9...-14°С булуы  көтелә.

  «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан көзге культуралар чәчүлекләре тикшерү өчен сайлап алынды. Тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев