Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көзге була алдык

Газетабызның 30 еллык юбилеенда, үткәннәрне күздән кичереп, һич икеләнүсез әнә шулай дим. Ә көзге булу җиңел түгел, иң беренче чиратта, көзгедән үз кимчелегең күренә. Без исә бөтен район халкы белән бергә төзәлдек.

“Әтнә таңы”ның тәүге адымнары хакында күп язылды. Авырлыклары хакында онытылды да. Тик күрше район журналистларының “Газетагыз өч саннан артык чыга алмаячак...” дип бәгырьне телүләре һаман истә. Бүген аларга рәхмәт тә әйтәсе килә. Әнә шул сүзләр күңелгә тимәсә, районыбыз җитәкчеләренең һәр сүзе күңелне үсендермәсә, иртәдән төнге сәгать 11 гә кадәр эшли алыр идекме икән? Оештыру эшләре бер хәл, тәнкыйть мәкаләләре язабыз. Әйтелгән янау сүзләреннән курыкмаска районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның “Сеңелем, Әхәт абыең барын онытма!” дигән бер җөмләсе җиткән. Аның ярдәмчеләре Люция апа Әхмәтҗанованың “Сез өч сандугач...” дип бәяләве, Наил абый Габидуллинның, газетабызның һәр санын укып барып, хуплавы, теләктәшлек белдерүе көч биргән. Өч дистә ел дәвамында алар әйткән сүзләрнең берсе дә онытылмаган. Педагог җитәкчеләр үз мисалларында эшләргә өйрәткәннәр. Каты бәрелмичә генә дөрес юнәлеш бирә белгәннәр. Рәхмәтем әле дә чиксез аларга.

Җиңел булмады билгеле. Марс абый Шиһапов (сүзем дога булсын) белән икәү мәкаләләр язабыз. Ул мәкаләләргә нинди генә фамилияләр куймадык, янәсе гел бертөрле булмасын. Кышлауга баргач, бер абый, исеме истә түгел инде, “Сеңелем, ничә ирең бар синең?” дип сорады да, югалып калуымны күргәч, “Фамилия куеп тормасагыз да, язмаларыгызны таныйбыз, язып кына торыгыз”, дип рәхмәт әйтте. Безне менә шул рәвешле газета укучылар үзләре үстерде. Ә үзебез рәхмәт сүзен әйтә алдык микән?! Азрак аякка баскач, хәбәрчеләребезне җыйдык, ә алар күп иде, һәм шулкадәр көчлеләр - Равил абый Минһаҗев, Таһир абый Мөхәммәтшин, Гомәр абый Шакиров, Фаяз абый Сираҗиев, Шәүкәт абый Рәхимов, Равил Садриев ( рухлары шат булсын), Илсия апа Сабирова, Луиза апа Шәмсиева, Раушан абый Садыйков, Илгиз абый Кадыйров... - башка район газеталарында эшләүчеләр аларның мәкаләләрен укып шаккаталар иде. Әтнә техникумының китапханәсендә җыйналдык. Үзебезчә бүләкләр алдык, безгә терәк була алганнары өчен бик рәхмәт әйтәсебез килде. Марс абый башлап җибәрде дә, “Әйдә үзең сөйләп, үзең тапшыр...”, дип, миңа сүз бирде. Ә мин аларга –хәбәрчеләребезгә

карадым да, сүземне әйтә башлагач, туктап калдым. Бугазыма төер тыгылды, күземне яшь каплады. Шул дәрәҗәдә рәхмәтле идем мин аларга, чөнки хәбәрчеләребез безнең хәлгә кереп, безнең ярты эшебезне эшләделәр. Тынычланырга тырыштым, тик кузгалган күңел мине тыңламады, утырдым да елап җибәрдем. Мәрхүм Равил абый Минһаҗев торып, минем янәшәмә килеп басты да, “Кызым, бу күз яшьләрең синең үзеңнән күбрәк сөйләде...”, дип, аркамнан сөйде. 30 ел узган, күп нәрсәләр истән чыккан, тик хәбәрчеләребезнең һәркайсы истә. Мәрхүм Равил Садриев иртән 5 тә шалтыратыр иде дә, “Сүрия апа, яздым әле... сезнең аз гына ярдәм кирәк, бер укучыны югары уку йортына кертеп булмасмы дип тырышу. Мәкаләләре басылу кирәк...”, дияр иде. Ярдәм итәргә омтылу шул дәрәҗәдә иде. Әтнәне, әтнәләрне күтәрәсебез килде. Без - җитәкчеләр дә, газета укучылар да менә шул максатка ирешү өчен, бербөтен булып эшли белгәнбез. Беренче урында акча эшләү түгел, Әтнә районына тәңгәл газета чыгару, редакция, типография булдыру теләге көчле булган. Без тырыштык, бездән битәр район җитәкчелеге булышты. Аларның матди ярдәме белән, яңалык арты яңалык кертеп, озак та узмый “Әтнә таңы” республика күләмендә танылды. Аллаһыга мең шөкер.

...Сәламәтлегем какшау сәбәпле, эштән китәргә туры килде. Тик телефон тынмый. Һаман хәбәрчеләрем шалтырата. Илсур абый Шакировның тавышын ишетәм дә, дәшә алмый торам. Надия Нәҗмиева белән Гөлнара Корбанова өемә үк килеп, таң калдыра. Бәрәскәле Асия апа Вәлиуллина (?) белән сөйләшеп туймыйбыз. Яшьләр эше, туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин көрәшчеләренең уңышы белән бүлешә, Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов белән “Әкият иле” курчак театрының уңышларын барлыйбыз. Ихлас сөенәм, безнең кебек фанатлар бар әле. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов инстаграм челтәрендәге язмаларым өчен рәхмәтен белдерә. Фикерләр алышабыз. Район мәдәният бүлеге мөдире Гөлнара Галәветдинова белән “Күңел чыңы”ның эшен күзаллыйбыз.

Хатирәләр өермә кебек, алар якты, җылы. Бер үкенеч тә юк. Максатка тулаем ирешелгән. Өйгә “Әтнә таңы” килгән саен, каләмдәшләремнең язмаларын укып, үткәннән урап киләм һәм куанам: “Әтнә таңы” бар һәм ул, мең авырлыкларны җиңеп, үз укучысына барып җитеп, яшәвен дәвам итә. Мин үзебез оештырган газетабызга - озын бәрәкәтле гомер, ә журналистларына сабырлык, яхшы хезмәт хакы, иҗади уңышлар, яңа җиңүләр телим. Бәйрәм белән, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев