Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күзлек киючеләр коронавирус белән биш тапкыр сирәгрәк авырый

Коронавирус белән зарарлануның төп каналлары булып борын һәм күз санала. Шунлыктан саклану чараларын кулланудан баш тартмаска киңәш ителә.

Күзлек кигән кешеләр коронавирус белән биш тапкыр сирәгрәк авырый. Бу хакта Кытай галимнәренең тикшеренүләренә сылтама белән биология фәннәре докторы, Новосибирск дәүләт университеты профессоры Сергей Нетесов сөйләде. Аның сүзләрен «Российская газета» китерә.

Профессор сүзләренчә, мондый тенденция нәкъ менә Кытайда ачык күренә. Анда контактлы линзалар популяр түгел һәм шул ук вакытта күпләр күзлек кия.

«Коронавирус белән авыручылар арасында күзлек кигән пациентлар бик аз булды. Авырулар арасындагыларның ун проценты гына күзлек киючеләр», — дип искәртте галим.

Нетесов әйткәнчә, зарарлануның төп каналлары булып борын һәм күз тора, ул саклану чараларын кулланудан баш тартмаска киңәш итте. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/01-11-2020/k-zlek-kiyuchel-r-koronavirus-bel-n-bish-tapkyr-sir-gr-k-avyryy-5782698

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев