Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лагерьлар тыныч, күңелле үтсен иде

Балаларның җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары да башланып китте.

Күңелле ялларны янгын һәм бәхетсезлек очраклары бозмасын өчен, ял лагерьларының балалар иминлеге кагыйдәләре үтәлешенә, аеруча янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирергә кирәк.
Җаваплы затларга баларның имин ял итүен тәэмин итү йөкләнә, димәк, лагерьда көн тәртибен дөрес формалаштыру, балаларны игътибарсыз һәм контрольсез калдырмау мөһим. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында аңлату эшләре үткәрергә, балаларга ачык ут, шырпы кулланырга юл куймаска кирәк. Лагерь җитәкчеләренә сменага берничә тапкыр янгын вакытында эвакуацияләү буенча өйрәтү эшләре үткәрергә кирәк. Ашыгыч хәл
килеп чыккан очракта, балалар һәм җаваплы затлар үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белергә тиешләр.


 Кәрәзле телефоннарны заряд белән тәэмин итү махсус билгеләнгән урыннарда гына үткәрелергә тиеш.
Эвакуация юллары һәм бинадан чыгу юллары ачык торырга тиеш. Өлкәннәргә ял итүче балаларга үрнәк булырга кирәк. Барлык вожатыйлар һәм башка җаваплы затлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм «огнетушитель» белән файдалана белергә тиеш. Кайчагында, янгыннар балалар гаебе белән түгел, ә олылар гаебе белән дә килеп чыга. Шуна күрә, һәр билгеле урында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын сүндерү хезмәтен, шулай ук башка гадәттән тыш хезмәтләрне чакыру номерлары язылган язулар булырга тиеш.
Янгын чыккан очракта, кичекмәстән янгын сүндечеләрне чакыртырга, балаларны тиз арада эвакуацияләргә һәм куркынычсыз урынга урнаштырырга кирәк. Лагерь персоналына янгын сүндерүчеләр килгәнче, янгынны беренче стадиядә, турыдан-туры кешегомеренә һәм сәламәтлегенә зыян китермәгән очракта беренче сүндерү эшләре башларга кирәк. Янгын сүндерүчеләрне лагерь җитәкчесе каршы алып, кешеләрне эвакуацияләү эшләре барышын җиткерергә һәм килеп туган хәлне тиз арада аңлатырга тиеш.

Ут белән беркайчан да шаярырга ярамый. Әйтелгән таләпләргә дә җаваплы, игътибарлы карарга кирәк.

 Янгын вакытында ярдәмгә чакыру телефон номерлары «01», «101», «112», Әтнә районы янгын сүндерү бүлеге телефон номеры «2-20-01». Раил Гыйльмуллин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев