Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Һәлакәт урынын калдырсаң – җәза көтә

Россиядә елдан-ел автомобиль хуҗаларының саны арта бара.

Кызганычка каршы, юл-транспорт һә­лакәтләре саны да арта. Юл-транспорт һәлакәте - транспорт чарасы юл буенча хәрәкәт итү процессында яки аның катнашында барлыкка килгән вакыйга. Һәлакәттә кешеләр үлергә яки яраланырга, транспорт чаралары, корылмалар, йөкләр зыян күрергә яисә башка матди зыян салынырга мөмкин.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре таләп иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар өчен билгеле бер вазыйфалар бар, аларны һәр юл хәрәкәтендә катнашучы белергә һәм үтәргә тиеш.
Шоферның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, үзе катнашучы булган юл-транспорт һәлакәте урынын калдыруы, җинаять җәзасы бирелә торган гамәл билгеләре булмаганда, юл-транспорт һәлакәте белән бәйле вазыйфаларны үтәмәү буларак, транспорт чаралары белән бер елдан алып ел ярымга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү яки унбиш тәүлеккә административ кулга алу (РФ КоАП 12.27 ст.2 өлеше) белән яный. Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр тән җәрәхәте алган яки үлгән очракта, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән гаепле кеше  җинаять җаваплылыгына тартыла.
Юл-транспорт һәлакәте урынын калдыру-димәк, аны теләсә нинди ысул белән: җәяү, йөгереп, үзеңнеке яки иярчен транспортта калдырып китү дигән сүз. Машина йөртүчеләр авария урыныннан китү, машинаны калдыру белән беррәттән, үз-үзен агрессив тотуы, авариядә катнашучы башка кеше белән конфликт­ка керүе белән дә хәлне катлауландыра. Машина йөртүченең юл-транспорт һәлакәте урынын калдыруы – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның киң таралганнарының берсе. Суд практикасында юл-транспорт һәлакәтләрендә гаепле кешеләр җаваплылыктан качу өчен алдан уйлап  эшләгән хәлләр дә бар.
Әйтик, 2020 елның август башында Әтнә районында яшәүче берәү көндезге вакытта, юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы буларак, Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктында каралган машина йөртүче вазыйфаларын үтәми, юл-транспорт һәлакәте урынын калдыра.
Эшне караганда, хокук бозучы үз гаебен таный һәм бәрелүне сизмәвен әйтә. Татарстан Республикасы Әтнә суд районы буенча 1нче суд участогы җәмәгать судьясы әлеге граждан гамәлләрендә административ хокук бозу сос­тавын билгеләде. Моның өчен административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.27 маддәсе 2 өлеше буенча административ җаваплылык каралган һәм бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
Барысы да бик гади. Авариядә гаепле кеше очраклы рәвештә кемнең дә булса машинасына зыян салуын белмәсә дә, закон буенча ул хокук бозучы – юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап китүче. Зыян күрүче исә, кемнеңдер машинасына зыян китерүен күреп, гаделлек эзләп, гаеплене табуны сорап, органнарга мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре исә үз вәкаләтләрен гаеплеләрне эзләү өчен кулланалар: камераларның язмаларын карыйлар, шаһитлардан сорашалар.
Бу вәзгыятьтә иң аянычы шунда ки, процесс кире көчкә ия түгел: гаепле дип табылып, зыянны түләргә әзер булса да, аны барыбер суд көтә һәм якын киләчәктә йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.
Шунысын онытмагыз
 юл-транспорт һәлакәтләре урынын белмичә калдырган өчен дә хокуктан мәхрүм итәләр яки 15 тәүлеккә кулга алалар
Әтнә район суды мәгълүмат үзәге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев