Ландыш Нигъмәтҗанова улына нинди исем кушачагын әйтте
Җырчы бик күп матур котлаулар килүе турында яза һәм барлык дусларына рәхмәт җиткерә.
Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишевның дүртенче тапкыр әти-әни булдылар. Бәхетле әни улына нинди исем кушачакларын әйтте. Ландыш Нигъмәтҗанова бу турыда үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.
«Хәерле иртә, дусларым! Шундый күп котлаулар, матур теләкләр! Искиткеч! Аллаһның рәхмәтләре яусын барыгызга да. Берсен дә калдырмыйча укып бетерәчәкмен. Без әйбәт кенә, Аллаһка шөкер! Исемебез — Каюм», — дигән ул.
«Мода артыннан кумыйча, матур исемнәр кушасыз балаларыгызга. Исән-сау үсегез», «Бик мәгънәле исем», «Апасы һәм абыйлары кебек итәгатьле бала булып үссен», «Каюм Фәрит улына зур сәламнәр. Безнең исемнән дә кочаклап үбегез үзен», — дип комментарийлар калдырган инстачылар.
«Ләйлә үпкәләмәдеме? Кыз көткән иде бит», «Хәзер Ләйлүшкә сеңел артыннан барасы була», — дип тә язучылар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев