Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әлдермеш юлы буенча хәрәкәтне туктату 19 сентябрьгә кадәр озайтылды

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.

Биектау муниципаль районында «Идел» М-7 — Әлдермеш автомобиль юлы буенча хәрәкәтне вакытлыча туктату 19 сентябрьгә кадәр озайтылды.

Биредә 8,4 км дан 11,4 км га кадәр участокны капиталь төзекләндерү дәвам итә. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге Усад спирт заводы — Чернышевка — Каймар, «Усад спирт заводына керү юлы» һәм Каменка — Дөбъяз — Олы Әтнә автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.

Машина йөртүчеләрне әлеге юл буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/09-09-2021/idel-m-7-ldermesh-yuly-buencha-h-r-k-tne-tuktatu-19-sentyabrg-kad-r-ozaytyldy-5836923

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев