Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үлемнәренә тозлы кыяр сәбәпчеме?

Ир белән хатынның йоклаганда үлеп киткәннәр. Фаҗиганең сәбәпләрен ачыклыйлар

Ленинград өлкәсенең Кингисепп районында ир белән хатын берьюлы үлгәннәр. Аларны үз өйләрендә урын-җирдә яткан килеш тапканнар, мәетләрдә көч кулланып үтерү билгеләре булмаган. Мәетләрне тапканчы, ике нәни бала шушы ук фатирда өч көн яшәгән.
Туганнары һәм якыннары яшь парның үлеме сәбәпләрен аңлый алмый. Моңа кадәр алар сау-сәламәт булган.
Мәетләр табылгач кына күрше-күлән фатирдан чыгып торган яман ис турында искә ала. Ләкин фатир эчендә балалар тавышы ишетелгәч, алар фаҗига булган дип башларына да китерми. Телефоннан шалтыраткач, нәни кыз җавап бирә һәм әти-әнисенең йоклап ятуын әйтә. Ул әтисенең кап-кара төскә керүен сөйли. Шуннан соң гына фатирга мәрхүмнең апасы Наталья килеп җитә.
Ятим калган балалар әлегә дәваханәдә, туганнары аларны алу өчен документлар җыя.
Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. 78.ru порталы хәбәр иткәнчә, агулану турында фараз да карала. Соңгы кичтә Александр балаларын бакчадан алган һәм әбисенә кергән. Ул әбисеннән бәрәңге һәм тозлы кыяр алып кайткан. Мәрхүмнәрнең фатирында кухняда тозлы кыяр салынган банка табылган. Шул кыяр агулы булуы ихтимал. 
«Ботулинус споралары көтелмәгән вакытта токсин бүлеп чыгарырга мөмкин. Аннары кискен токсикологик күренешләр була, мондый очракта кешеләргә ярдәм итә алмаска да мөмкиннәр. Токсиннар бик куркыныч», — дип аңлаткан ветеринария фәннәре докторы Александр Святковский.

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/lemn-ren-tozli-kiyar-s-b-pcheme-518742/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев