Ленар Минһаҗев котлый
Әтнә Эчке эшләр бүлегенең ир-егетләре
Кадерле хатын-кызларыбыз!
Чын күңелдән гүзәллек, гармония һәм камиллекне чагылдырган шушы бөек бәйрәм – 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Бүген бөтен дөньяда мәхәббәт, игелек, аналарга һәм хатын-кызларга карата тирән ихтирам хисләре тантана итә. Милләтенә, диненә, яшенә, социаль хәленә карамастан, без барча гүзәл затларыбызга дан җырлыйбыз һәм кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Һәрвакыт тазалыкта, саулык-сәламәтлектә, алга куйган максатларга ирешеп, бәхетле яшәвегезне телибез. Ә Сезнең тынычлыкны һәм хокукларыгызны һәрвакыт ышанычлы сакларбыз һәм якларбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев