Ленур Зәйнуллин котлый
Ленур Зәйнуллин, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!
Табигатнең җылылыкка омтылган чорына туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт якты, матур истәлекләр генә калдырсын. Театр артисты хезмәтен сәнгать югарылыгына күтәрә алган хатын-кызларыбызга ихлас күңелдән шундый изге теләкләр генә юллыйсы килә.
Сез янәшәбездә булганда – без, ирләр дә рәхәт яшәрбез. Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез гел янәшә булсын. Хезмәтегез сезгә илһам китерсен. Сау-сәламәт булыгыз, тазалык-тынычлыкта яшәгез, гаиләләрегездә иминлек булсын. Бәйрәм белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев