Трасса Мәскәүдән Казанга кадәр юл вакытын ике тапкыр кыскартыр, шулай ук макроикътисади нәтиҗә 2,4 трлн сум бирәчәк.
М12 трассасын төзүгә якынча 80 мең кеше җәлеп ителәчәк, моннан тыш, 5 мең эш урыны аны эксплуатацияләү этабында булдырыла, дип сөйләде «Автодор» дәүләт компаниясенең инвестицияләр һәм стратегик планлаштыру идарәсе рәисе урынбасары Георгий Чичерин. Бу хакта «Российская газета»хәбәр итә.
«Мәскәү — Казан» тиз йөрешле юлының макроикътисади нәтиҗәсе 2,4 трлн сум булыр дип көтелә. Белгеч сүзләренә караганда, икътисади нәтиҗә 8 сәгатьлек зонада продукцияләре автотранспорт белән ташуга авыр булган Федерация субъектларын берләштерү хисабына ирешеләчәк.
Нет комментариев