Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәптә баланы ашату ошамаса, кемгә шалтыратырга?

Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре халыкка мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк.

Кайнар линия 5-16 сентябрьдә эшли, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Кызыксындырган сорауларны +7(843)273-15-83 телефоны буенча бирергә мөмкин булачак.

Шалтыратулар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00дән 17.00гә кадәр һәм җомга көнне 10.00дән 15:45кә кадәр кабул ителә. 12:00дән 12:45кә кадәр – тәнәфес, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Республика халкыннан шалтыратуларны шулай ук +7(800)555-49-43 телефоны буенча Бердәм консультация үзәгендә һәм +7(843)221-90-16 телефоны буенча Кулланучылар өчен консультация үзәгендә кабул итәләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев