Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Манты рецепты

Табыннарыбызда тагын бер тәмле ризык, ул да булса манты. Эчлеген хәзер ничек кенә ясамыйбыз инде.

1 вариант) Кабак + ит.
2) бәрәңге + ит+ суган,
3) бәрәңге + фарш+ суган,
4) эре угычтан уылган бәрәңге+ фарш+суган.
Барысы да үзенә күрә бик тәмле була.
Ә без бүген , бәрәңге+ фарш+ суган эчлеге белән ясадык.

Камыры:
1) 1 ст. су,
2) 2йомырка,
3) 1 б.к. тулыр тулмас тоз,
4) 1 а.к. сыек май,
5) он.

Эчлеге:
1) бәрәңге,
2) иттарткычтан чыгарган ит (фарш),
3) суган,
4) тоз, борыч.

Камыр ясап, ике түгәрәккә бүлеп, өстен каплап 15-20 минут ял иттерәм. Ул арада эчлеген ясап алам. Шакмаклап туралган бәрәңге, ваклап туралган суган, иттарткычтан чыгарган ит, тоз, борыч кушып болгатырга.
Камырны токмач камыры шикелле җәеп, формалар кисеп, эчлеген салып мантылар ясап, майланган манты тәлинкәсенә тезеп пешереп алырга.
Бигрәкләрдә тәмле була инде манты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев