Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханның теория өлешен видеога төшерә башлаячаклар

Яңа регламент 2021 елның 1 апреленнән үз көченә керер дип көтелә.

Машина йөртү таныклыгына имтихан бирүнең теория өлешен видеога төшереп барачаклар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының яңа административ регламентны раслау турындагы карарына сылтама белән РИА Новости яза.

«Теория имтиханын тапшыру буенча административ процедура түбәндәге административ гамәлләрне үз эченә ала: имтихан тапшыру сыйныфына куелган аудио-видеокүзәтү җиһазларының эшләвен тикшерү», — диелә документта.

Хәзер имтихан алучының эш урыны «машина йөртү таныклыгы алучыларны визуаль контрольдә тотуны тәэмин итәргә тиеш», шул ук вакытта видеокамералар булу мәҗбүри түгел.

Яңа регламент 2021 елның 1 апреленнән үз көченә керер дип көтелә. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/27-11-2020/mashina-y-rt-tanyklygy-alu-chen-imtihanny-teoriya-leshen-videoga-t-sher-bashlayachaklar-5788633

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев