Машиналар ник туктый?
Газетага әнә шулай дип шалтыраттылар.
Эш шунда, Олы Әтнәнең кыл үзәгендә, кайберәүләр машина белән кышкы юлдан тирли-пешә эшкә чапкан бер вакытта, юл кырыенда, әмма алдагы күренешне каплап торучы фургоннар килеп тезелә.
Сәбәпләре бар, әлбәттә – товар бушаталар. Әмма гадәттә әнә шул фургон кырыеннан берәр җәяүле килеп чыга (әйтерсең махсус көтеп тора) һәм машина астына ташлана. Менә монда кемне гаепләргә? Җәяүленеме? Фургоннымы? Товар кабул итүче “ИП”нымы?
Конкрет тәкъдиме дә бар аноним шалтыратучының. Килсеннәр, бушатсыннар товарларын. Әмма кеше эшкә барган вакытта түгел: иртәнге 9 яртыда, яисә, 9дан соң фургоннарын аркылы куйсалар да була,дигән фикердә ул.
Шул ук вакытта танырга кирәк – бу уңай чишелеш таләп итүче зур проблема. Җаваплы хезмәтләр, вазифаи затлар әлеге мәсьәләне җавапсыз калдырмаслар дип өметләнәбез. Ничек кенә булса да, халык өчен файдалы булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев