Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Машина йөртүчеләр өчен яңалык

Машина номерында бер билге мәҗбүри булачак.

Россия флагы төшерелгән билге автомобиль номерлары өчен мәҗбүри булачак. Бу хакта, РФ Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән, "Коммерсант" газетасы яза. Басма мәгълүматлары буенча, ведомство ГОСТка үзгәрешләр кертү буенча тиешле проект әзерләгән инде. "Машинаны исәпкә куйганда бирелә торган барлык дәүләт теркәү билгеләрендә Россия флагы да барлыкка киләчәк", – диелә басмада. Исегезгә төшерәбез, хәзер триколор мәҗбүри түгел. Элегрәк Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн кагыйдәләрне катгыйландырырга тәкъдим иткән иде. Аның теләкләренә колак салганнар. Яңа кагыйдәләр триколордан башка номерны элегрәк алучыларга кагылмаячак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев