Маска режимы әлегә гамәлдән чыкмады
Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышыннан чыккач, әнә шулай дип әйтәсе, дөресрәге кычкырасы килде.
Чираттагы утырышта кабат маскасыз җәмәгать урыннарына кергән яшүсмерләрнең эше каралды. Ни кызганыч, никадәр язып, кисәтеп торсак та, маска кими йөрүчеләр һаман бар. Шунысы күңелне тырнады, араларында кабаттан тәртип саклау хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланучыларның булуы. Икенче тапкыр эләгүчеләр
өчен штрафлар суммасы да
бик зур - 15 мең сумнан алып
30 меңгә кадәр.
Белешмә
1.Гадәттән тыш хәлләр туу куркынычы булган территориядә яки гадәттән тыш хәлләр зонасында гадәттән тыш
хәлләр режимын керткән очрактагы үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, гамәлдәге кодексның 6.3 маддәсе икенче өлешендә каралган хәлләрдән тыш очракларда үтәмәү кисәтү яки гражданнарга 1000 сумнан
30000 сумга кадәр; вазифаи затларга 10000-50000; юридик зат буларак оешмаган хәлдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләргә 30000-50000
кадәр; юридик затларга 100000-
300000 сумга кадәр административ штраф салу каралган.
2.Гамәлдәге кодексның 6.3
маддәсе 3 нче өлешендә каралган очраклардан тыш, әлеге маддәнең беренче өлешендә каралган, кешенең сәламәтлегенә яки мөлкәтенә зыян салган гамәлләр (бездействия), әгәр
ул гамәлләр (яки бездействия)
җинаяти җәза бирә торган булмасалар, яки әлеге маддәнең беренче өлешендә каралган административ хокук бозуны
кабат башкару,
– гражданнарга 15000-50000
сумга кадәр;
– вазифаи затларга 300000-
500000 сумга кадәр яки 1 елдан-3 елга кадәр дисквалификация;
Соңгы вакытта коронавирус
белән булган вәзгыять шатландырмый. Әлеге чир чигенергә җыенмый. Якыннарыбызны, кадерлеләребезне алып китә тора. Шуңа күрә бүгенге көндә саклану чараларының берсе –
маска кию, вакцина ясату – ә монысы аерым тема.
Шунысын да әйтәсе килә,
маска кияргә кушылгач, риза булмый гаеп эзләүчеләр дә бар. Без, адәм балалары шундый инде. Ниндидер хилафлык кылсак, гаепне үзебездән түгел, кешедән эзли башлыйбыз. Иң
элек үзгәрешне үзебездән башласак иде.
Утырышта шулай ук юл йөрү
кагыйдәсен бозган яшүсмерләр
эшләре дә каралды.
Һәм дә, ни кызганыч, исерткеч эчемлекләр белән «дус»
булып, балаларын карамаган
әниләр эше дә күз уңында булды. Әлеге әниләрнең аклануларын тыңлагач, хатын-кыз исемен йөртүче әлеге ханымнар өчен оялып куясың. Аларга
Аллаһы Тәгалә Әни булу бәхетен бүләк иткән. Ә болар исә әлеге бәхетнең кадерен белмиләр. Андый аналарның арта баруы да бик кызганыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев