Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Махсус хәрби операциядә катнашучы: «Өченче-дүртенче бала мин»

«Туган илне, сөекле гаиләмне, кадерле әти-әниемне яклый алуыма мин шатланам», — ди махсус хәрби операциядә катнашкан Бәхтияр авылы егете Айнур Ягудин.

Яраланып, госпитальдә дәваланып кайтканнан соң, туган авылында очраштык аның белән. 1990 елны ике игезәк бертуганның берсе булып дөньяга килә. Шуңа гаиләдә ничәнче бала булуы турында сорауга да җавабы үзенчәлекле яңгырады: «Өченче-дүртенче бала мин», — дип кырт кисте. Алардан тыш 2 өлкән бертуганы бар, әнисе — Рәмилә, әтисе Вәзыйх исемле. Мәкаләне аның балачагыннан башлауның сәбәбе шунда — патриотлык хисе әнә шул чорда ук, башкача әйтсәк, «Әни сөте» белән формалаша анда. Биредә мәктәп тәрбиясе дә, авыл мохите — барысы да үз ролен уйный, күрәсең. Ә инде солдат хезмәтен Ерак Көнчыгышта ПВО гаскәрләрендә үтәгәндә, бу фикере тагын да ныгый.
Бүгенге көндә җәмәгате Илүзә белән ике кыз үстерәләр.
26 сентябрь көнне мобилизацияләнеп, махсус хәрби операция зонасына озатыла ул. Биредә мотоукчы, рота командирының шәхси сак хезмәтендә була. Анда һәркемнең үз «позывное» бар — Айнурга авыл исеменә охшатып «Баха» дип кушканнар. Менә шул татар егете «Баха» батыр йөрәкле, оста булуы белән аерылып тора. Кызганычка каршы, андагы куркынычтан, хәвеф-хәтәрдән ул гына коткарып кала алмый шул.
— Төнлә, караңгыда «ПМ» — "җәяүлегә каршы мина«га басканмын, каты яраландым, — ди.
Ә аннан соң санчасть, госпиталь... Биредә аягының тубыктан түбән өлешенә протез куялар...
Шөкер, илебез махсус опреациядә катнашучыларга вәгъдә иткәннәрнең барысын да үти. Әнә шул нигездә аны эшкә урнаштыру проблемасы да уңай хәл ителә кебек. Тиздән Мәскәүдә укулары башлана, аннан эшкә дә урнаштыралар.
Ә күрсәткән батырлыклары эзсез югалмый — «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә ул.

Узнайте больше о службе по контракту в рядах ВС РФ, а также премиях, льготах и выплатах на: http://heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев