Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәдәниятле, тырыш халык

Сөембикә Мәгъсүмҗанова, Каенсар авылы

Исәнмесез, хөрмәтлеләребез!

Мин үзем, Әтнә районы Кече Әтнә авылында 1939 елда, октябрь аеның 25 числосында дөньяга килгәнмен. Безнең балачагыбыз нинди чорга туры килгәне аңлашыладыр, бу турыда язып та торасы килми. 8 яшь туларак мәктәпкә укырга кердем, җидееллык белем алып чыктым. Без укыган заманда 7 класстан соң уку мәҗбүри түгел иде. Беренче хәрефләрне, беренче саннарны санарга, укырга, язарга өйрәтүче беренче укытучым Нәбиуллина Зәйнәп апа булды. Без укыган чорда, укытучылар Әтнәдән җәяү менеп, җәяү йөреп укыттылар, бернинди ат та, машина да булмады. Мәсәлән, Котельников Сергей абый, Реваль абый Мөхтәров, Әхәт абый Мәликов, Хәниф абый Хәкимов, хатын-кызлардан: Ахмәтҗанова Оркыя апа, Сафина Надия апа, Гатауллина Һәдия апа, Хәкимуллина Җәүһәрия апа, Барыева Зәйтүнә апа, Вәлиева Зөлфирә апа, Хәйруллина Илсөя апа, Садыйкова Рәйсә апалар укыттылар. Бу кадерле кешеләребезнең берсе дә бу якты дөньяда юклар инде, урыннары җәннәттә булсын.

Әтнә районы элек-электән мәдәниятлы халык булган. Чөнки 1918 елда ук “Әтнә халык театры” оешкан. Иң беренчеләрдән театрны оештыручы Парсин Мөхәммәт абый булган. Ул Зеленодольск шәһәрендә яшәсә дә, еракта дип тормаган, Әтнә халык театрына һәрдаим ярдәмен күрсәтә торган булган. Беренче тапкыр театр 1918 ел ахырында, 1919 ел башында куелган. Ул чорның да үз артистлары булган, бу турыда газеталардан укып беләбез.

Әтнәдә зур базар бар иде, ул базарга без кечкенә чакта ук абый-апалар белән төшә идек. Базарга тирә-юнь авыллардан үзләренең товарларын алып килеп саталар иде. Мәсәлән, җир җиләге, каен җиләге, кура җиләге, кара җиләкләр алып килеп сатканнары әле бүгенгедәй истә һәм күз алдымда. Ул вакытта бер стакан җиләк – 20 тиен. Базарга марилар да, руслар да киләләр иделәр. Мари халкы ат олавы белән утын, ә руслар мунчала, капчык белән күмер алып киләләр иде. Күмер самовар кайнатырга бик шәп булгандыр әниләргә. Менә нихаять, 1957 елда базарны күчереп, ул урынга бик шәп итеп таштан бина эшлиләр. Бу бина Олы Әтнәнең культура йорты була. Культура йортының директоры – Мөбәрәк абый Сабиров, художество җитәкчесе – Җәүһәрия апа Хайруллина, Гомәр абый Мәрдәнов режиссеры була. Гомәр абый үз эшенең остасы һәм бик тә оста артист була ул. Гомәр абыйга атказанган исем бирелә, бик күп орден, медальләр белән бүләкләнә. Олы Әтнә, культура йортының даны еракларга тарала. 1959 елда Татарстанның гына түгел, РСФСРның да иң яхшы мәдәният йорты булып таныла. Ниһаять, 1959 елның март азагында Олы Әтнә халык театрының 40 еллыгын билгеләргә уйлыйлар һәм шул елның 30 май көнендә бәйрәм итәргә булалар.

Әтнә төбәге элек-электән игенчелек белән шөгыльләнгән. Бүгенге көндә районыбыз мул уңыш үстерүдә һәм күпләп сөт җитештерүдә дә алдынгы урыннарда тора, аллага шөкер, исән-сау эшләргә һәм яшәргә язсын, дөньялар гына тыныч булсын. Менә көннәрдән бер көнне районнарны берләштерә башлыйлар. Безнең Әтнәгә бер районны да кушмыйлар, киресенчә Әтнәне Арча районына кушалар. Әтнә районы тиешле эшләрен башкара, җитештерәсен җитештерә. Яңадан 1991 елда районыбыз Арчадан кире кайтарыла. Районны кире кайтару җиңелләрдән булмагандыр, артыннан йөрүчеләр үзләре генә белгәннәрдер. Арча районы безнең Әтнәбезнең берничә авылын: Кушлавыч, Тукай Кырлай, Кишет, Сәрдә авылларын үзләрендә калдыралар. Шулай итеп безне Тукаебыздан аералар.

Апрель җитсә канатлана күңел,

Барда кайта, рухи көч тә арта.

Кешелекнең шигъри мәккәсенә,

Районыбыз горурлыгы булып

Тукай рухы тарта.

Менә шулай итеп Әтнә районыбыз барлыкка килде. Бүгенге көндә Әтнәбез көннән-көн үзгәрә, матурлана. Матур-матур биналар калкып чыкты, барысында санап, язып бетерү мөмкин түгел. Олы Әтнә элек-электән игенчелек, мөгезле эре терлекләр асрау белән шөгыльләнгән. Хәзерге көндә дә мул уңыш үстерүдә, күпләп сөт җитештерүдә алдынгы урында тора. Аллага шөкер, исән-сау эшләсеннәр барысы да, дип телибез без, өлкән кешеләр.

Күп еллардан бирле җитәкли,

Районыбызны Хәкимов Габделәхәт,

Исән-сау яшәсен һәм эшләсен дип телибез,

Район халкыбыз исеменнән,

Аңар бик тә-бик тә зур рәхмәт!

Бар халыклар да яшәсен

Бу дөньяда рәхәт.

Бүгенге көндә дөньябыз тыныч,

Куркыплар уянмыймын.

Әтнә төбәге кызы булгангадыр

Сөенеп туялмыймын.

Мәшәкатьсез тормыш эзләп,

Шәһәрләргә китмәдем,

Китсәм дә мин, кире кайттым.

Каенсар авылы егетенә кияүгә чыгып

Мин шушында төпләндем.

Их! Атлары да, атлары,

Хезмәт белән чыныгып үскән,

Мул уңышлар үстерүдә дан казанган

Әтнә төбәгенең егетләре-кызлары.

Элек-электән табын түрендә

Һәрвакыт торган икмәк.

Икмәк үстерүче егет-кызлар,

Икмәк үстерүче егет-кызлар,

Киләчәктә дә бик кирәк.

Юк борынгы һөнәр диеп,

Искергән диеп көлмә,

Киләчәккә маяк булып,

Игеннәр үссен җирдә.

Җырлыйк Әтнә көйләренә,

Җырчыларга таралсын.

Мул уңышлар үстерүдә,

Күпләп сөт җитештерүдә,

Безнең Әтнәбез дан алсын.

Гаярь дә син, халкым, эшкә батыр,

Олы хезмәт аның яшәү шарты.

Барлык мөмкинлекләрдән кулланып,

Балкып яшә, Әтнә төбәге – Казан арты!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев