Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Менә шундый заман җитте

Район авылларының берсендә спиртлы эчемлекләр кулланган әти кеше һәм аның улы арасында низаг чыга.

“Шайтан суы” булган җирдә бу табигый хәл инде, диярсез. Ярый да тавыш белән генә бетсә. Юк шул. Әти кешенең улына карата булган бөтен ачулары исенә төшә күрәсең, ул пычакка ябыша. Һәм улына җиңелчә тән җәрәхәте ясый.

– Әлеге эш тикшерелеп судка тапшырылды, – ди Эчке эшләр бүлегенең Өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

– Бу хәлләрдән башкалар да гыйбрәт алсын иде. Спиртлы эчемлекләр куллануның юньлегә илткәне юк әле. Балалар сездән күреп үсә, күңелсезлекләр килеп чыкмасын, – ди ул.

Ахырзаман алдыннан, ата-улны, ана-кызны белми торган заман җитәр, – ди иде өлкәннәр.

Әллә чыннан да шуңа барабыз инде?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев