Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Мәңгәрем”

Элвира Зиганшина Олы Мәңгәр авылы

Авылыма кергән чакта
“Мәңгәр” диеп уелган
Көрәштәге батырларга
Матур һәйкәл куелган.
Мәңгәрләрнең йорты зәңгәр
Капка – коймалары да
Гәрәбәәй ашлык тула
Ындыр табакларында.
Комбаеннар җыеп алды
Арыш башагын коеп
Амбарларга тутырдылар
Мул уңышларны җыеп.
Басу кырлар бушап калды
Ашлык диңгезләреннән
Шатлык яше ташып чыга
Игенче күзләреннән
Гәрәбәдәй сары ашлык
Илем өчен куаныч
Онын тартып, икмәк салу
Халкым өчен юаныч.
Авылым Мәңгәрем
Яшәү зур бәхет синдә
Киләчәгең куандыра
Ышаныч туа көн дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев