Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Михаил Мурашко медицина продукциясе белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

Санкцияләр чорында дару һәм медицина әйберләре белән тәэмин итүдә тотрыклылыкны арттыру өчен ведомствоара эшче төркем төзеләчәк.

Тиешле карар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында узган киңәшмәдә кабул ителде. Анда сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Финанс министрлыгы, Монополиягә каршы федераль хезмәт, һәм Росздравнадзор вәкилләре, экспертлар катнашты.

- Бүгенге көндә даруларга бәйле вәзгыять тотрыклы. Илдә шактый күләмдә дару препаратлары запасы тупланган. Бу хакта киңәшмәдә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде. - Федераль үзәкләштерелгән сатып алулар өлешендә даруларның еллык күләменең 85% ы яраклаштырылган. Кайбер препаратлар буенча без элегрәк 2-3 еллык контрактлар төзүгә күчтек, бу тәэмин итүнең тотрыклыгына ышаныч бирә. Дистрибуторлар складларында зур запаслар бар инде. Россия һәм чит ил җитештерүчеләре үз эшләренең дәвамын раслый. Бүгенге көндә чит илләрдән дарулар китерүне чикләү турында гаризалар яңгырамады. Без федераль хакимият органнары һәм төбәкләр белән бергә инде агымдагы ситуациядә медицина продукциясе белән тәэмин итү алымнарын камилләштерү буенча беренче чираттагы чараларны эшләү белән шөгыльләнәбез.

Михаил Мурашко ведомствоара эшче төркемнең ситуацияне даими режимда тикшереп, медицина челтәрен кирәкле дарулар һәм медицина эшләнмәләре белән тәэмин итүнең тотрыклылыгын тәэмин итү буенча, шул исәптән норматив базага үзгәрешләр кертү хисабына оператив адымнар ясаячагын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев