Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Милли бизәкләр

Ары мәдәният йортында милли бизәкләргә кичә багышладылар.

Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан.Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Татар хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигәннәр. Үзенчәлекле матур күлмәкләрне, камзулларны татар халкы аеруча яратып кигән.Татар халкының аяк киемнәре күп төрле. Читекләрне ир - егетләрдә,хатын - кызлар ла кигәннәр.Ирләр читеге кара күннән ,йомшак итеп тегелгән булган. Яшь хатыннар һәм кызлар биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар. Баш киемнәреннән: ирләр түбәтәй,ә кызлар калфаклар кигәннәр.Калфак - элек - электән үк хатын - кызларның бик яратып кия торган баш киеме булган. Кичләр утырып кызлар серләшә - серләшә матур бизәкләр төшергәннәр. Шушы матур калфакларны алар бәйрәмнәргә,кунакларга барганда киеп барганнар.Калфаклар затлы костюмнарга да бик килешкән.
 Милли киемнәрне истә тотып,аны киләчәк буыннарга җиткерү - безнең бурыч. Яхшыны яманнан аера белгән,матурлыкны,гүзәллекне яраткан,үзләренең гореф - гадәтләрен ,йолаларын онытмаган балалар киләчәктә дә үз юлларын табарлар.Балалар белән камзуллар,калфаклар, читекләр,алъяпкычлар ,түбәтәй турында сөйләштек.

Соңыннан балалар белән милли бизәкләрне рәсемгә дә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев