Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Син минем бәхетем, әнием! "

Хөрмәтле райондашлар, газета укучыларыбыз! Көзнең тагын бер матур бәйрәмнәренең берсе - Әниләр көне якынлашып килә.

Әниләр көнен һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрәбез, быел ул бәйрәм 29 ноябрьгә туры килә. Шул уңайдан "Әтнә таңы" редакциясе "Син минем бәхетем, әнием! " дигән конкурс игълан итә. Катнашу өчен,әниегез янында җан җылысы белән сугарылган фотоны (әниегез белән бергә нинди дә булса өй эшен эшләгәнне яки бергәләп тәмнүшкә пешергәнне фотога төшереп) редакциягә җибәрергә кирәк булачак. Фотоларыгызны түбәндәге адресларга сала аласыз Ватсап номеры 89046737776 электронный почта atnatani@mail.ru  . Җиңүчене бергәләп ВКонтакте һәм "Әтнә таңы" сайтында сайлаячакбыз. Фотоларны 23 ноябрьгә кадәр җибәрергә кирәк. 

Конкурска һәркем катнаша ала, яше чикләнмәгән.

Ә җиңүчеләрне истәлек бүләкләре көтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев