Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Мин сине сагынам”

Шул исемдәге фильмның премьерасы Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында район тамашачысына тәкъдим ителде.

Сугыш... Пионер лагеренә ял итәргә килеп, әти-әни­лә­реннән, якыннарыннан аерылып калган балалар. Мең газаплар белән татар авылында урнашкан балалар йортына кайтып җитә алар. Юлда ниләр генә күрергә язмый, бомбага тотылган поездлардан, фашист илбасарларыннан качып барганда әниләрен яки якыннарын югалткан күпме сабыйлар килеп кушыла. Балалар йорты,  аның изге күңелле директоры Зәкия Закировна, тәрбиячеләр, санитаркалар ятимнәрне якты чырай белән каршы алалар. Әмма ачлык, кирәкле дарулар, кием-салым булмау үзәкне өзә. Үлем яннарында гына сагалый аларны. Ул заманның бернинди гуман кагыйдәләргә сыймаган карар-күрсәтмәләре дә  ятимнәр һәм аларны ач-ялангач итмәс өчен, авыруларына юл куймас өчен көрәшкән өлкәннәрнең җанын кимсетерлек.  “Барысы да фронт өчен” дип,  көнне-төнне ялгап эшләүнең нәтиҗәсе дә аяныч.
Фильмның режиссеры Марина Мусиенко сүзләренә караганда, аның сюжетына сугыш чорында республиканың өч районы белән бәйле вакыйгалар салынган. Ә иң мөһиме – төп сюжет сызыгы Олы Мәңгәр балалар йорты аша уза. Сугыш чорында латыш балаларын кабул иткән балалар йорты  тарихы чыннан да, игътибарга лаек. Әлегә бу хакта шигырь – поэмалар гына иҗат ителсә, ниһаять,фильмын күрү бәхетенә дә ирештек. Алай гына да түгел, балалар йорты директоры булган Зәкия Закировнаның прототибы да безнең авылдашыбыз, шушы балалар йортында тәрбияче булып эшләгән Зәкия Шакирова. Аны фильмда Зәкия апаның төпчек энесенең кызы Динара Әхмәдуллина башкарды. Ул фильмдагы бу ролен әтисе Вильдан Шакиров рухына багышлавын да билгеләп узды. Фильмның Олы Мәңгәр авылына кагылышлы өлешләре буенча төп консультант – авылыбызның иң өлкән кешесе Мәсхүт Шакиров.  Гомумән, фильмны әзерләүдә авылдашларымның күбесеннән зур өлеш кертүенә куанып утырдым. Китапханәче Гөлшат Гарифҗанова, мәктәп директоры Гөлия Мөхәммәтшина һәм башкаларның исемнәрен титр­ларда күргәч, ирексездән горурландым. Режиссерыбыз Рафис Сәләхетдиновтан башка фильмны бөтенләй күз алдына да китереп булмас иде. Кечкенә артистларыбыз – Раяз, Ильяр, Альмир исә әлеге фильмда кинодагы беренче адымнарын ясадылар.
Яшермим, фильмны мин үзем күз яшьләренә буылып карадым. Бу – минем авылым тарихы булганга гына да түгел.
Минем күз алдыма әнием һәм аның туганнарының язмышы килеп басты. Мәскәүдән эвакуацияләнеп кайткан вакытта алар да нәкъ фильм­дагы балалар хәлендә булгандыр, мөгаен. Күз яшьләре аша сөйләгән истәлек- хатирәләренең фильмда барган вакыйгалар белән аваздаш булуына исең китәрлек.
Сүз юк, авыр фильм. Сугыш турында сирәк-мирәк кенә телевизордан ишетеп белгән, яки аның нәрсә икәнен бөтенләй күз алдына китерә алмаган буын аны аңламаска да мөмкин. Әмма шуңа да карамастан, бу фильмны һәркем карарга тиеш, минемчә. Бу – безнең тарих. Бу – безнең әти-әниләребезнең тарихы. Бу – безнең туган якларга кагылышлы тарих. Һәм шул ук вакытта, бу халкыбызның күңел ярасы. Кайчандыр дус- туган булып яшәгән  татар, рус, украин, белорус, эстон, латыш, литва, еврей балаларының уртак язмышын сурәтләгән фильмны караганнан соң,  бу милләтләрнең бүгенге көндә үзара аңлашылмаучанлык белән гомер итүенә йөрәк әрни. Без бербөтен ил идек, бүген милләтләр дуслыгы бары тик тарихта калып бара.
Фильмда  төп вакыйгалар Әтнәнең үзәгендә урнашкан Туган якны өйрәнү музеенда, күрше Биектау районының Алат авылы мәктәбендә, Яшел Үзән, Буа шәһәрләрендә бара. Кадрларда үзебезнең редакция бинасын да күрергә мөмкин.
Кызганыч, Олы Мәңгәрдә латыш балалары яшәгән йорт бүгенге көндә җир йөзендә юк. Ә бит нинди тарихи истәлек булыр иде!
Әлеге балалар йорты проекты буенча төзелгән Биектау районы Алат мәктәбен сурәтләгән кадрларны караганда, әнә шул хакта да уйлап, ачындым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев