Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мин үземнең бурыч-хокукларымны беләмме?

Без, укучылар, кайчак бурычларыбыз белән хокукларыбызны бутыйбыз. Нәрсә ул хокук? Хокук – ул кешеләрнең җәмгыятьтә үзара мөнәсәбәтләрен җайга салучы кагыйдәләр җыелмасы.

Хокук дәүләт тарафыннан санкцияләнә, хокук бозган өчен җаваплылык каралган. Бурыч – хокук нормалары ярдәмендә көйләнә торган хокукый мөнәсәбәтләрнең бер өлеше, башкару өчен мәҗбүри булган эшчәнлек, иҗтимагый һәм хокукый нормалар тарафыннан билгеләнгән йөкләмә. Укучыларның мәктәп, укытучылар алдында куелган бурычлары бар. Алар мәктәп уставында, аның локаль актларында язылган. Баланы мәктәпкә укырга бирер алдыннан ата-ана шушы локаль актлар белән таныша, үзенең ризалыгын раслап, гариза яза. Укучы мәктәптә аның кагыйдәләренә буйсынырга тиеш – ул аның укучы буларак бурычы. Ә нинди хокук ларга ия соң ул? Укучыларның хокуклары һәм бурычлары турында күбрәк белер өчен 22 нче ноябрь көнне Күәм урта гомуми белем мәктәбендә Әтнә районы прокуроры урынбасары Марат Газизов белән очрашу үтте. Очрашуда 6 – 11нче сыйныф укучылары катнашты. Очрашу барышында Марат Газизов безне укучыларның хокуклары белән таныштырды, мәктәптә үтәлергә тиешле бурычларыбызны тагын бер кат искәртеп үтте. Укучыларны кызыксындырган сораулар да җавапсыз калмады: коррупция белән көрәш, хокук бозу төрләре, прокурор эшенең нечкәлекләре һәм башкалар. Кунагыбыз чыгышыннан без шуны аңладык, хокуклардан башка бурычлар, бурычлардан башка хокуклар юк. Истә тотыгыз, үз хокукларыңнан файдаланганда башкаларның хокукларын да ихтирам итәргә кирәк!

Күәм урта гомуми белем мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев