Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Миңнеханов Татарстанда кыска вакытта даруларны электрон сатуны оештырырга кушты

Тиздән Казанда дарулар белән дистанцион сату итә торган «еАптека» операторы челтәре булачак.

27 ноябрьдә Казанда дару белән сәүдә итү буенча иң эре операторларның берсе «еАптека»  ачарга планлаштыралар. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәетгалиев урамындагы 6нчы йортта булды, анда шул үзәк урнашачак. Бу хакта Казан Кремле матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Казанда үзәкне ачу турында килешү Татарстан Республикасы Президентының Саклык банкы башлыгы белән очрашуы вакытында төзелде.

Президентка хәбәр ителгәнчә, гамәлдәге мәйданнарда дару препаратларының электрон челтәре һәм курьер хезмәте урнашачак. Казан буенча препаратларны бер сәгать эчендә китерәчәкләр.

Рөстәм Миңнеханов республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, шулай ук «Таттехмедфарм» дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә республика фармацевтика оешмасы объектларында «еАптеки» складларын урнаштыру мәсьәләсен эшләүне йөкләде. Алар барлык медицина учреждениеләрен һәм Татарстан халкын кирәкле препаратлар белән оператив рәвештә тәэмин итәчәк.

«Безгә кешеләрнең үзләренә кирәкле дару препаратларын тиз һәм кыенлыксыз сатып алу мөмкинлеге булуы мөһим», — дип йомгак ясады Президент. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/04-11-2020/mi-nehanov-tatarstanda-kyska-vakytta-darularny-elektron-satuny-oeshtyryrga-kushty-5783405

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев