Министрлык уңышлы эшләүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар гражданнары өчен сайлап алу конкурсын игълан итә
Хәбәрләр

Министрлык уңышлы эшләүче шәхси ярдәмче хуҗалыклар гражданнары өчен сайлап алу конкурсын игълан итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 7 ноябреннән 21 ноябренә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан түбәндәгеләр өчен тотылган чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алуга гаризалар кабул итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2023 елның 7 ноябреннән 21 ноябренә кадәр  шәхси  ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан түбәндәгеләр өчен тотылган чыгымнар  өлешен  каплауга  субсидияләр алуга гаризалар  кабул  итә, субсидияләр болай карала: товар һәм нәселле  таналар  сатып  алуга - 60,0 мең сум һәм бер  мәртәбә бозаулаган  яшь сыерлар   сатып алуга  70,0 мең сум исәбеннән,  сөт юнәлешендә  мини-ферма төзүгә:  8 һәм аннан  күбрәк сыер өчен - 600 мең сум,   5  һәм аннан күбрәк  сыер өчен    300 мең сум исәбеннән.

Электрон адрес: ramilya.galimzyanova@tatar.ru 
Элемтә өчен телефон: (843) 221 76 88.


Нет комментариев