Әтнә таңы

Мәктәп яны лагерьлары эшләячәк

Укучыларның көзге каникуллары башланырга санау­лы көннәр калып бара.

Реклама

Көзге каникуллар язгысы кебек дис­танцион укуга бәй­лә­неп китмәсме – бу көннәрдә һәр әти-әнинең борчуы шул, минемчә. “Кани­куллар  2 ноябрьдә башланып, 8енә кадәр дәвам итәчәк, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ленар Гарипов. Каникул көннәрендә ике мәктәптә мәктәп яны лагерьлары эшләр дип көтелә – Олы Әтнә урта мәктәбендә ул 150 балага, Күәм урта мәктәбендә – 50 балага исәпләнгән. 9 ноябрьдә укучылар мәктәпкә укырга киләчәк. Уку гадәттәге режимда башланыр дип уйлыйм”.
Каникул көн­нә­рен­дә 11 сыйныф укучыларының  рус теле һәм профильле математикадан Бердәм дәүләт имтиханнары биреп караячаклары да билгеле. 3-8 ноябрь көннәрендә укучылар исә “Этнографик диктант” халыкара акциягә кушылырлар дип көтелә.
Әлеге чара мә­дәният бүлеге белән берлектә узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: