Мәктәпкә багышланган гомер
Минем әбием – Закирова Әлфия. Ул 37 ел Олы Әтнә урта мәктәбендә укыта. Аңа февраль аенда 60 яшь тула. Минем аның турында язуым да шушы уңайдан.
Әбием укытучы гаиләсендә туып үсә, укыганда ук мәктәп тормышы белән кайнап яши. Мәктәпне тәмамлаганнан соң аның алдында «Кая барырга?» дигән сорау тормый. Ул туп-туры Казан дәуләт педагогия институтына укырга керә һәм, аны бетергәч, Олы Әтнә урта мәктәбендә укыта башлый. Бүгенге көндә дә әбием эшен яратып эшли, балаларга белем бирә, тәрбияли. Аның укучылары һәр елны республика дәрәҗәсендә үткәрелгән конференцияләрдә, конкурсларда уңышлы чыгыш ясыйлар, урыннар алалар, олимпиадаларда да сынатмыйлар. Әнием: «Гомер буе бер урында эшләү – ул зур батырлык. Бигрәк тә, мәктәп системасында эшләү», – ди.
Мин дә хәзер шулай дип уйлыйм. Чөнки балалар белән эшләү бик авыр хезмәт. Әбием янына алдагы елларда укып чыгучы балаларның да, сыйныф житәкчесе буларак, атааналарының да еш килеп торуын, киңәшләшүен мин һәрчак күреп торам. Мин хәзер дә әби белән бабай тәрбиясен тоеп яшим. Бүгенге көндә яхшы укуымда, шахмат уйнавымда аларның да хезмәте зур. Чөнки беренче сыйныфта укыганда әби мине шахмат уйнарга өйрәтте. Шахмат уенына булган мәхәббәт әнигә дә, миңа да аннан күчкән. Бүген мин бик яратып шахмат уйныйм һәм уңышларым да бар.
Ерактан озын-озак турнирлардан әбиемне сагынып кайтам. Бүләкләремне, медальләремне, дипломнарымны иң беренче аңа күрсәтәсем, шатлыкларымны аның белән уртаклашасым килә.
Бу язмамда минем барлык гаиләбез, туганнарыбыз исеменнән әбиемне туган көне белән чын күңелдән котлыйсым килә.
Әбием! Сиңа саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлык, озын гомер, эшеңдә уңышлар телибез. Безнең (балаларыңның, оныкларыңның) уңышларга шатланып, куанып яшә. Һаман да шулай дус-тату, бердәм булыйк.
Әбием, син безгә һәрвакыт үрнәк булып торасың! Без синең белән горурланабыз! Без сине бик яратабыз!
Барлык туганнар исеменнән сине котлаучы – оныгың Азалия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев