Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нәбиуллина төп ставка 2024 елның икенче яртысында түбәнәя башлаячак дип фаразлый

Бу елда Россия Банкы төп ставкасы икенче яртыеллыкта төшәргә мөмкин — әмма илдә инфляция әкренәюнең тотрыклы тренды билгеләнгән очракта гына. Бу хакта Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина РИА Новостига биргән интервьюда белдерде.

«Әгәр безнең төп фаразга карасагыз, без быел ставканы киметү өчен аралыкны күбрәк икенче яртыеллыкта күрәбез», — дип билгеләп үтте Үзәк Банк башлыгы.

«Моның төгәл кайчан булачагы килә торган мәгълүматларга бәйле. Без инфляция кимү тенденциясенең тотрыклы булуына ышанырга тиеш», — дип ассызыклады Нәбиуллина.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, дәүләт статистикасы федераль хезмәте (Росстат) мәгълүматларына караганда, декабрьдә еллык инфляция 7,42 процент тәшкил иткән. Татарстанда ул түбәнрәк, шулай да 7,06 процент дәрәҗәсенә җиткән. Россия Президенты Владимир Путин бәяләрнең мондый үсешен дәүләт җитәкчелеге алдында торган «каршылыклар» исәбенә кертте.

Һаман да югары калучы инфляция басымы аркасында Үзәк Банкның директорлар советы 15 декабрьдә үк төп ставканы бер процентка — еллык 16 процентка кадәр күтәрергә карар итте. Төп ставка буенча киләсе утырыш 16 февральгә билгеләнгән.

Шул ук вакытта, Россия Банкы фаразларына караганда, алып барылган акча-кредит сәясәтен исәпкә алып, илдә еллык инфляция 2024 елда 4-4,5 процентка кадәр кимиячәк һәм киләчәктә 4 процентка якын булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев