Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нәфис затлар

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы

Нәсел башым –
Адәм, Һава булса,
Пәйгамбәрем минем –
Мө­хәм­мәд.
Бүгенгесе көндә яшәвемә
Аллаһыма булсын
мең рәхмәт.
Аллаһ безгә җанны
бүләк итсә,
Яңа тормыш бирә һәр ана.
Без, ирләргә рәхмәт
укый-укый
Тормыш йөген тарту  кара­ла.
Хатын-кызсыз яшәү
яшәү түгел –
Бары җирдә
ялгыз көн күрмеш.
Адәм дә бит ялгыз яшәп
алган,
Яшәүләре булган күңелсез.
Хатын-кызны, бездән,
Бөек Аллаһ
Нәфисерәк итеп яралткан.
Чит-ятларның  
күзе тимәсен дип
Нәфис тәнен
ныклап каплаткан.
Нәфисерәк
Сезнең уй-хисләр дә,
Ир затыннан күпкә оялчан.
Тыйнаклыкта
Сезгә җитеп булмый,
Бәхәсләрдә дә
Сез кызмаучан.
Шул сыйфатлар  
безне Сезгә тарта,
Йокы кача хәтта күзләрдән.
Кавышуны һаман көтеп күңел
Җавап хисен эзли
Сезләрдән.
Хатын-кыз ул
ире белән бергә
Бер бөтенле була тормышта.
Хаклы төстә
дәвам итәр нәсел,
Никах белән гаилә корылса.
Аллаһ тарафыннан
күрсәтелгән –
Өстән бирелгәнне
нык саклыйк.
Тышкы матурлыкка
җанны атып,
Эчке матурлыкны
югалтмыйк!
Бәйрәмегез белән
котлыйм Сезне,
Артып торсын
тормыш көчегез!
Тормыш бара
Сезнең белән генә,
Аналардан тудык үзебез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев