Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әни

Җәүдәт Фәзрахманов, Кышлау авылы

 

Әни димәгән чак бармы ,
Бармы икән кайчан да бер.
Хәтта бармак авыртса да,
Ән-ни диеп әйтәбез гел.
Әни булса өйдә рәхәт,
Ашы пешкән, чәй куелган.
Якты йөзе табынны да,
Балкытып гел көйләп торган.
Ни булса да әни кирәк,
Ипле юлга күндерергә.
Әнкәйләрнең тәҗрибәсе зур,
Ялгышларны киметергә.
Юлга чыксаң, юлың уңа,
Әнкәй сүзе йөртә хакта.
Кадерләрен белеп яшик,
Әнкәйләрне балачактан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев