Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ни өчен кабырчыкта диңгез тавышы ишетелә?

Стаканны колакка куеп тыңласаң да шундыйрак аваз ишетелә.

Елга буйларында, диңгез ярында табылган кабырчыкны колакка куеп, су тавышын тыңлаганыгыз бардыр. Ләкин кабырчык эчендә бернинди дулкыннар да юк. Кеше диңгез тавышы дип тыңлый торган авазлар бары тик кабырчык капкачларының резонансы аркасында гына барлыкка килә. Гади стакан яки чокырны колакка куеп тыңласаң да, шундый ук авазлар ишетергә була. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Моны тавыш дулкыннары һәм диңгез дулкыннарының таралу ешлыгы белән аңлаталар. Диңгез тавышы бик күп авазлардан тора - ком бөртекләре шуышуы, дулкыннар, су тамчыларының тавышы була. Күп тавышлар бергә җыела һәм интерференция (бу күренеш турында фәнни яктан мәктәптә физика дәреслегендә аңлатыла) дигән күренеш буенча берләшә. Шушы берләшкән авазны кеше диңгез тавышы итеп ишетә.

Зур булмаган ябык пространствода (мәсәлән, диңгез кабырчыгы яки гади чокырда) бик күп тавышлар бергә җыела һәм берләшә, алар диңгез тавышына охшаган авазлар ешлыгындагы тавыш барлыкка китерә, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/16-03-2021/ni-chen-kabyrchykta-di-gez-tavyshy-ishetel-5812604

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев