Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ни өчен наркоз ясагач, кеше авырту сизми?

Наркоз бөтен нерв системасын «сүндерә».

Наркоз (грекча νάρκωσις — катып калу, ою) — организмның ясалма халәте, бу вакытта кеше йоклый, мускуллары йомшара, кайсыбер рефлекслары эшләми, авырту хисе бетә. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Наркоз бик көчле йокы даруы дип уйларга буладыр, тик бу алай түгел. Кешенең аңы каты йокласа да, аның нерв системасы авыртуга реакция бирәчәк. Операция вакытында тукымаларны кискәнне нерв системасы җитди травма дип кабул итә, автомат рәвештә реакция — кан басымы күтәрелү, пульс арту, мускуллар тартылу башланырга мөмкин. Шуңа күрә наркоз — организмны авырту хисеннән саклау чарасы гына түгел, ул бөтен тәндә авырту механизмнарын туктату.

Авырту — нерв системасы нейроннарының ярсынуы. Моны организмның бөтен җирендә урнашкан махсус рецепторлар барлыкка китерә. Нейроннар, үз чиратында, сигналны нерв үзәкләренә тапшыра, алар авыртуга реакция механизмын эшләтеп җибәрә.

Шуңа күрә медицинада наркоз вакытында кулланыла торган матдәләр нейроннарга йогынты ясый, аларны авырту импульсларын кабул итә һәм тапшыра алмаслык итеп блокировкалый.

Әлбәттә, организмның «кирәкле» зонасына яки «кирәкле» нейроннарга гына йогынты ясау катлаулы. Шуңа күрә наркоз бөтен нерв системасын «сүндерә», шулай итеп авырту хисе дә бетә, организмның башка функцияләре дә үзгәрә.

Наркоз — шактый катлаулы һәм җаваплы процедура. Аны бары тик белгеч — табиб-анестезиолог кына башкара. Ул операция вакытында пациент организмын күзәтеп тора. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/19-10-2021/ni-chen-narkoz-yasagach-keshe-avyrtu-sizmi-5841401

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X