Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әни назы

Динара Хөснетдинова, Әтнә-Яр Чаллы

Әни! – диеп язып куйдым да,
Туктап калды минем кәламем.
Хат язарга бик-бик теләсәм дә
Бармас инде сиңа сәламем.
Исләремдә, әни, балачакта
Башларымнан сыйпап
куйганың.
Шундый җылы, шундый йомшак иде
Сөялләнеп беткән кулларың.
Тиешенчә кадерләрен генә
Белмәгән6ез икән назыңның,
Сиңа атап язган бу юлларым
Дога булып барсын кызыңнан.
Барысы да әниләрен котлый,
Мин дә котлар идем – әни юк.
Бик сагынам, бик юксынам, әни,
Сиңа барыр гына юллар юк.
Яратыгыз газиз әниләрне,
Чирлеме ул, гарип-гораба –
Әниләрчә беркем назлый
ал­мый
Яраталмый, безне, ләбаса.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев