Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Әниләре өйне бикләп, кибеткә киткән». Төмән өлкәсендәге авылда өч бала янып үлгән

Мичтән төшкән күмер аркасында янгын чыккач, ике, дүрт һәм биш яшьлек балалар өйдән чыгып котыла алмаган.

Төмән өлкәсенең Ялутор районындагы Петелино авылында янгында өч бала һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әлеге фаҗигадән соң «саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 

Авыл йортында янгын кичке дүртләр тирәсендә була. 40 минут эчендә янгын сүндерүчеләр утны туктата. Янгын хәрабәләрен актарганда, өч бала мәете табыла. Аларга ике, дүрт һәм биш яшь булган.

Якынча белешмә буенча, янгын мичтән чыккан очкыннан башлана. Бу вакытта олылар өйдә булмый. Әни кеше балаларын үзләрен генә өйдә калдырып, кибеткә киткән. Ул өйне йозак белән бикләп калдырган. Сабыйлар яна торган өйдән үзләре чыга алмаган, диелә бу хәбәрдә.

Төбәк прокуратурасы тикшерү оештырган. «Балигъ булмаган балаларның караучысыз калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының законнарны үтәвен тикшерү оештырылды», диелә ведомство хәбәрендә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/23-12-2020/nil-re-yne-bikl-p-kibetk-kitk-n-t-m-n-lk-send-ge-avylda-ch-bala-yanyp-lg-n-5794633

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев