Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әнисе 48 яшендә тапкан аны

Кызыл Утар авылындаяшәүче Зәйнәп Халиковага 90 яшь тулды. Аны бу олуг бәйрәме белән Кышлау авыл җирлеге башлыгы Айрат Кашшапов котлады.

Аны котларга аеруча дулкынланып барды ул; ни дисәң дә, юбиляр аның әнисе белән бер – Арча районының Сөрде авылыннан, яшьтән бер-берсен белеп үсәләр. Мәктәпкә Югары Орыга йөреп укый, кайтышлый иптәшләре белән бергә урманнан чыбык-чабык, ботаклар алып кайталар. Йортка яхшы ук ярдәм итә.

Гаиләләре бик ишле һәм ул иң кечесе була, әни се 48 яшендә таба аны. Кы зыл Утар чорына караган ис тә лекләргә килсәк, “алтын” җәмәгате Ринатны, әтеки-әнекисен яратып телгә алды. Бире дә күмәк хуҗалыкта төрле эштә эшли.

 – Тормыш юлы барысын да уйлата – бер китап язар­­га була, – ди ул.

Шунда ук:

– Балаларым бик әйбәт булды, – дип шатлык күз яшьләренә дә буылып ала.

Барысы дүрт бала: ике кыз һәм ике ул тәрбияләп үсте рә. Оныкларга да бай ул. Инде “Әби” дип 5 оныгы һәм 3 оныкчыгы өзелеп тора. Ку лын сындырган әле ул. “Хәер, ми не балалар карый, миңа улбу эш тә юк инде”, – дип елмая.

“Инде 95, 100 яшьләрне дә бергә каршыларга язсын иде”, – дип шаяртуга, җитдиләнеп каршы төште ул. Шулай да әйтергә кирәк, аның әтисе Мөхәммәтвәли дә, әнисе Сабира да озын гомерле булалар. Зәйнәп апа да озын гомерле, ә иң мөһиме таза-сау яшәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев