Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әнкәй яши авылда

Җәүдәт Фәзрахманов, Кышлау авылы

Авылга дип нигә гел дә
Кайтасың да китәсең.
Җил-давыл екканмы әллә,
Бакчагызның киртәсен.
Кайтмыйча да булмый һич тә,
Әнкәй яши берүзе.
Мин дә кайтып булышмасам,
Кем кайгыртыр юк сүзем.
Мин кайтсам әнкәй янына,
Күз карашы яктыра.
Кайталмасам, йоклый алмый,
Алсу таңны аттыра.
Әнкәй янында чәе дә,
Шундый тәмле икән ул.
Җәен җыйган бар булганын,
Чәйгә сала бик тә мул.
Бала мин әнкәй янында,
Сөйләшеп тә сүз бетми.
Өйгә кайтам, читкә түгел,
Эшләсәм дә эш җитми.
«Авылга, – дип нигә гел дә
Кайтасын?» – дип әйтмә син.
Әнкәй көтә мин кайтыр дип,
Элми ишек келәсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев