Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әнкәйләргә

Раушан Садыйков, Иске Җогып авылы


Тирән сагышларда,
өмет югалтмыйча,
Ана көтә сөйгән баласын.
Табыйк әле сүзләр, әнкәйләргә,
Юатырлык йөрәк ярасын.
Күп булса да җирдә
мәрхәмәтләр,
Иң олысы газиз анада.
Кадерлебез итеп әнкәйләрне,
Яшәтә алсак иде арада.
Язмыш безне гафу итә алмас,
Яраласак әнкәй күңелен.
Йөрәк түрләрендә
хөрмәт белән,
Саклап яшик әнкәй кадерен.
Безнең өчен көннәр
нурлы булсын,
Әнкәйләрдә күрсәк күз яшен.
Якты дөньяларның мәрхәмәтен,
Әнкәйләргә килә бирәсе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев