Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өчле- бишле рецепты

Безнең Әтнә ягында элек- электән өчле - бишле кайнаталар.

Моны башка районнар нәрсә икәнен белмиләр дә, "өчле- бишле"- дигәч, "нәрсә соң ул?"-дип сорыйлар. Башка районнарда ничек аталадыр, ләкин безнең Әтнә районында "өчле-бишле"- дип атыйлар. Ул бик тәмле була. 

Өчле-бишле кайнатыр өчен кирәк булачак:
1) 1л. сөт,
2) 1 ст. шикәр комы,
3) 50 гр. чамасы сыер мае.
Сөткә, шикәр комы салырга да, төбе көйми торган савытта, әкрен генә утта, өстенә капкач каплап кызарганчы, куера башлаганчы озаклап кайнатырга. 3 сәгать тирәсе кайнады. Кызара башлагач, сыер мае салдым. Куера башлагач, сүндереп куярга. Суынгач тагын бераз куера, ярмалы, бик тәмле була.
Шушы нормадан бик әз чыга. Ясаганда 3 л. сөткә ясасаң күбрәк була. Чөнки бик тәмле була, һәм бик тиз бетә.

Автор Гульгена Сабитова https://www.instagram.com/gulgenasabitova89/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев