Өебезнең кояшы ул – Ләйсән
1988 елның 5 декабрендә дөньяга килә ул. Гаиләдә икенче бала, әти-әнисе сау-сәламәт – сабый белән нинди дә булса проблемалар булыр дип берәү дә шикләнми.
Ләйсән Сираҗиева – Олы Әтнә кызы. Балтач районы Шода авылында туып үскән әнисе Нурсанә белән әтисе Фәрит Казанда, бергә эшләгән урында танышалар. Баштарак яшьләр шәһәрдә төпләнеп калырга уйласалар да, Фәрит абыйның әнисе авырту сәбәпле, Әтнәгә кайтырга мәҗбүр булалар. Сабыр, төпле Нурсанә өлкән яшьтәге авыру ананы карап, соңгы юлга озатуны, аның риза-бәхиллеген алып калуны шәһәр тормышына караганда өстенрәк күрә, ирен дә шуңа күндерә.
Гаиләне ямьләп, 1983 елда өлкән уллары Марат туа. Ә тагын биш елдан көтеп алган кызлары – Ләйсәннәре дөньяга килә. Әни кешенең куанычы эченә сыймый. Гаилә түгәрәкләнгән, бар да яхшы – ул урынына ул, кыз урынына – кыз бар. Әмма... Күпмедер вакыттан соң, баланың авыру булуы ачыклана. Алай гына да түгел, әни кешегә “Балаң озын гомерле булмас”, – дип тә әйтәләр. Тугыз ай буе йөрәк астында йөрткән балаң турында шулай дип әйтсеннәр әле... Кыз акрынлап үсә. Табиблар “Тәпи китәрме?” – дип шикләнә, кыз башка сабыйлар кебек үз вакыты белән йөри башлый. Теле генә бераз соңрак ачыла. Әни кеше бертуктаусыз эзләнә, өйрәнә. 5-6 яшьләрдә, куллары хәрәкәтләнсен дип, кул эшләренә өйрәтә башлый. Алай гына да түгел, бөтен өй эшләренә өйрәтә ул аны. Кыз өчен өйләрендә бөтен шартларны тудыралар. Яшьтәшләре ни белән кызыксына, барысын да алалар. Моннан өч ел элек әтиләре Фәрит абый гына начар авырудан дөнья куя. Балалар дип үлеп торган әтисенең үлемен Ләйсән бик авыр кичерә. Бик еш искә ала ул аны.
Ләйсән әнисе Нурсанә, абыйсы Марат гаиләсе белән зур, тату гаиләдә яши.
Чигәргә, бисер белән картиналар эшләргә ярата. Мондый кул эшләре аларның өендә бихисап.
Бик ачык йөзле ул, кунаклар ярата. Сәнгатькә, музыкага гашыйк, үзе дә биергә ярата, бик матур бии дә. Театр-концертларны калдырмаска тырыша. Әнисен, туганнарын бик ярата. Нурсанә апа өчен бик зур иптәш, терәк ул. Гаиләдә еш кына авыру түгел, сау-сәламәт бала да артык булган заманда кызының сәламәтлеге өчен бар көчен куйган, аның өчен җанын да бирергә әзер булган бу ханымның язмышы сокланырлык. Ә бит аның тормышында да югалтулар бик күп булган.
Авыру бала тугач, сүзләр бик күп була. Киңәшләрнең дә төрлесен ишетәсең. Балага чит кеше күзлегеннән түгел, үзеңнеке, үз газизең итеп карарга кирәк. Әнә шул чакта гына нәтиҗәсе уңай була. Ләйсәнне без бөтен гаиләбез белән яраттык. Мәрхүм әтием әйтә торган иде: “Кызым, сабыр бул. Бу бала уйламаган җирдән сезнең гаиләгә бәхет китерер. Иң зур куанычыгыз булыр”, – дип. Дөрестән дә шулай булды. Ләйсәнем – гаиләбезнең бәхет ачкычы, – ди Нурсанә апа. Һәм бу сүзләрдә хаклык та юк түгел. “Кояш“ кызы Ләйсән гаилә өчен дөрестән дә, үзенә бер кояш. Әнисенә – исәнлек, Ләйсәнгә – сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телисем килә.
Минемчә, андый балалар, яшьләргә районда махсус үзәк булса, тагын да шәп булыр иде. Спорт яки музыка түгәрәгенә йөрү аларга тулы канлы тормыш белән яшәү өчен зур мөмкинлекләр бирәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 21:00Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.5600
-
15 гыйнвар 2021 - 19:30Чәй эчәргә җиңел генә әзерләнә торган тәмлүшкә Кирәкле әйберләр: 1) слоеный камыр, 2) 2 йомырка, 3) 50 гр песок, 4) чеметем тоз, ванилин, сах.пудра, 5) фольга5300
-
15 гыйнвар 2021 - 18:09Татарстан Хезмәт министрлыгы: Һәр эшсезгә бер эш урыны тәкъдим итә алабыз Безнең төбәктә эшсезлекнең иң югары ноктасы узган елның сентябренә туры килде.5500
-
15 гыйнвар 2021 - 17:05Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.8700
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.11300
-
15 гыйнвар 2021 - 14:45КФУ профессоры: татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә Күпчелек татар телен көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә.4000
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.19201
-
15 гыйнвар 2021 - 12:00Коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Әтнә шифаханәсе яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү турында игълан итә.8900
-
15 гыйнвар 2021 - 11:14Иң күп протокол - маска өчен "Узган ел балигъ булмаганнар катнашында закон бозулар буенча төзелгән административ протоколларның иң күбесе - маскасыз булган өчен төзелгән", - дип хәбәр итә район балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Найлә Баһаветдинова.10900
-
15 гыйнвар 2021 - 09:40Табиблар ничек өшемәскә икәне турында сойләделәр Соңгы тәүлек эчендә табибларга Казанның ун кешесе мөрәҗәгать итте. Күпчелек өлеше-ир-атлар, күбесе исерек иде,зыян күрүчеләр арасында бер бала — 11 яшьлек кыз. "Татар-информ"МА репортажында.5900
-
15 гыйнвар 2021 - 08:434600
-
15 гыйнвар 2021 - 08:05Татарстанда коронавирустан массакүләм вакцинация тизләтелә Февральгә республика элегрәк игълан ителгәнгә караганда күбрәк вакцина дозасын алырга мөмкин.10200
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.22600
-
11 гыйнвар 2021 - 18:10Уҗымнарга бәйле вәзгыять Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең һәм көзге культураларның уңдырышлылыгын, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.18800
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды"Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.22601
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.58000
-
14 гыйнвар 2021 - 14:00"Әтнә таңы" баш мөхәррире Рәхмәт хатына ия булды "Әтнә таңы" газетасы баш мөхәррире Мөхәмәдҗанова Гөлнар Равил кызына Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.22601
-
13 гыйнвар 2021 - 16:10Бер яшьлек бала салкында өшегән, ул бик авыр хәлдә Сабыйны реанимобильдә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр.21700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика