Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өлкәннәр җаен таба

Сәламәтлек – адәм баласы өчен иң кадерле байлык булса да, без аңа бармак аша карап гадәтләнгән.

Ул җир авырта – узар, дибез, монысы авырта – аягүрә үткәрәбез. Дару кабабыз да, алга йөгерәбез. Ахырын уйлап бетермибез. Спорт, физик күнегүләр турында бөтенләй онытабыз – ялкаулык көчле. Һәрхәлдә, яшьрәк чакта шулай.
Ә менә безнең өл­кән­нә­ребезгә сокланып карарлык. Һәрнәрсәгә вакыт табалар. Бакчасын тутырып яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр. Чәчәкләрен әйтеп тә тормыйм. Тормышка шул дәрәҗәдә гашыйк алар – исләрең китмәле. Гомер буе сыер сауган, бозау караган, авыр физик эш белән шөгыльләнгән бит аларның күбесе. Өлкәннәр лаеклы ялга чыккач та бер дә тик торырга яратмыйлар. Районыбызда өлкәннәрнең “Асыльяр”, “Сәйлән” кебек клублары эшләп килә. Шул ук вакытта мәдәният йортлары каршында оештырылган “Чишмә”, “ “Сердәшләр” ансамбльләренә дә бик теләп йөриләр. Мондый оешмалар өлкәннәргә үзара аралашу өчен бер дигән мөмкинлек бирә. Өйләрендә төп хуҗабикә булган бу өлкәннәрнең шул очрашулар, чыгышларга әзерлек, концертлар вакытында күзләрендәге очкыннарны күрсәгез сез? Авырулар онытыла, кабат яшьлеккә кайткандай тоела алар бу минутларда. Рухи яктан күпме көч алына бит шул чакта.
Кыш көне авыл урамнарында кулларына  чаңгы таяклары тоткан «скандинав йөрүе» белән шөгыльләнүче өлкәннәр башка авылларда да бардыр. Безнең  Олы Мәңгәрдә исә кичке якта урамга чыксан, бөтен авыл белән күрешеп чыгарга мөмкин. Төркем-төркем булып Түбәночлар, Үзәк урам, Югары очлар саф һавада үзләренең сәламәтлекләрен ныгыта. Аларны күреп куанып та куям, Аллахка шөкер, яшьләргә үрнәк бит. Авыруларын санап өйдә ятсалар да бер сүз әйтеп булмас иде. Инде бит эшлисен эшләгән алар. Күбесе дини яктан белемле, намаз укыйлар, ураза тоталар. Шул ук вакытта сәламәтлекләре хакында да онытмыйлар. Хәер, безнең дин үзе үк шундый тормыш рәвеше алып барырга юнәлеш бирә.
Дәүләтебез дә өлкәннәр сәламәтлегенә зур кайгыртучанлык күрсәтә. Бүгенге көндә 65 яшьтән өлкәнрәкләрне диспансеризация узу өчен район хастаханәсенә махсус транспорт чарасы йөртә. 2019 елдан өлкәннәр өчен шундый уңайлыклар тудырылды. Авыллардан килүчеләр өчен бигрәк тә шәп бу, авыл башында, суык­та, туңып басып торасы юк – рәхәтләнеп җылыда гына тиешле табибларыңа күренеп кайту мөмкинлеге бар.
Белешмә
“Изгелек” халыкны социаль яклау оешмасыннан алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның өч аенда  барлыгы 456 кешегә хезмәт күрсәтелгән.  Пандемия шартларында бераз тукталып торганнан соң, сентябрь аенда өлкәннәрне йөртү кабат график нигезендә, җайга салынган. Бу айда – 165, октябрь аенда исә 163 кешене хастаханәгә алып килү оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев