Кыш көне көннәр салкын, кояш бик еракта яктыра, җирне аз җылыта.
Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы читен, шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә тиешбез. Олы Әтнә балалар бакчасының 2 нче кечкенәләр 2 төркеме балалары белән «Кыш көне нинди кошлар бездә кала?», «Алар салкын кышны ничек үткәрәләр?» дигән темага әңгәмәләр үткәрделәр. Кошларга җимлекләр кирәклеге турында сөйләштеләр Балалар , әти - әниләр ярдәмендә кошларга җимлекләр ясап килделәр. Җимлекләргә җим салып, аларны агачларга элдек.
Нет комментариев