Җомга базары сәхнәгә менә
Әтнә татар дәүләт драма театрында кабат премьера. Бу юлы коллектив Гөлүсә Батталова пьесасы буенча сәхнәләштергән “Җомга базары” музыкаль манзарасын тәкъдим итә.
Гөлүсә белән район халкын таныштырып үтү кирәктер дип санамыйм. Ул шагыйрә буларак та таныш шәхес. Ә менә пьеса жанрында үзен беренче тапкыр гына сынап каравымы? Ни өчен менә “Җомга базары”? Иртәгә – премьера. Автор нинди хисләр кичерә? Гөлүсә Батталовага күңелне кытыклап торган берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
– Гомумән бу минем дәүләт театры тарафыннан куелган беренче пьесам. Беренче тапкыр үз-үземне сынап каравым. Моңа кадәр балалар өчен язылган пьесам бар иде. Ул минем пьесалар конкурсында уңышларга ирешкән иде. Әмма зур сәхнәдә пьесам беренче тапкыр сәхнәләштерелә. Шуңа күрә мин бик дулкынланам. Бик борчылам. Әлеге пьесаны мин Әтнә театрында язылды дип әйтсәм дә ялгыш булмастыр. Чөнки пьесаның беренче язылган вариантыннан соң, режиссер, шулай ук театр труппасы фикерләреннән соң, шактый үзгәртелде. Шулай булырга тиештер, дип уйлыйм. Беренче тапкыр пьесасы сәхнәгә менгән авторга, режиссерның ярдәме бик кирәк.
– Автор буларак үзгәрешләргә ачуың килмәдеме? Мин бу вакыйганы алай түгел, менә болай тасвирладым, дип каршы чыккаладынмы соң?
– Гомумән алганда да, режиссер белән автор кулга-кул тотышып эшләргә тиеш дип саныйм мин. Алар шулай бербөтен булып эшләмәсәләр, спектакль килеп чыкмас иде дип уйлыйм. Мәсәлән, Марсель Сәлимҗанов, Туфан Миңнуллин тандемы. Ул синең кәгазьгә язган әсәреңне режиссер башкачарак күрә. Ул аны сәхнә законнарына яраклаштыра. Һәм ул сиңа да ниндидер киңәшләр бирә. Син ул киңәшләр белән пьесаның ниндидер җирләрен үзгәртәсең. Кайсыдыр җиренә өстисең. Кайсыдыр җирләрен төшереп калдырасың. Режиссер аның сәхнәдә ничек отышлы күренгәнен авторга караганда яхшырак белә, аңлый. Шуңа күрә мин авыз тутырып әйтә алам, Әтнә театры кысаларында, Әтнә театры диварларында язылган пьеса. Мин бик рәхмәтлемен, театр җитәкчелегенә, бигрәк тә Рамил Фазлыевка, театр труппассына. Алар миңа пьеса язылып беткәнче дә, сәхнәгә куелганчы да бик нык ярдәм иттеләр.
– Гөлүсә нигә “Җомга базары” дип исемләнде пьеса. Әтнәнең туган көненә сәхнәләштергән пьеса буларак, туган ягыбызны башка яктан да күрсәтергә мөмкин булыр иде.
– Мин иҗат кешесе буларак шуны әйтә алам. Нәрсә генә язсам да, иҗат мине үзенә бетереп алып кереп китә, әсәрнең ничек килеп чыгуы, финалы ничек булуы кайвакыт синнән генә тормый. Бу пьеса да баштарак икенче төрлерәк иде, аннары үзгәрде. Әсәрне ни өчен “Җомга базары” дип исемлисем килде. Чөнки Әтнәдә электән данлыклы базар булган. Бу хакта миңа әбиләр дә сөйли иде. Аннары Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрендә дә Әтнә базары телгә алына. Анда аның ак күмәч ашаулары, матур мизгел булып истә калган. Һәм менә шуңадамы Әтнә базары минем күңелемдә якты бер образ булып тора иде. Шуңа күрә пьеса язарга алынгач та, минем шушы исемгә тукталасым килде.
Тарих сәхифәләренә кереп киткәндә, Әтнәнең – 30, ТАССРның 100 еллыгына да багышлана әлеге әсәр. Һәм менә нәкъ 100 ел элек булган вакыйгалар – Гатаулла байлар, болгавыр заманнар, аның тормышы. Гатаулла байның тормышы да мине бик нык тетрәндерде. Һәм пьесага әлеге вакыйганың кайбер өлешләре керде (авт. Бөтен серне чишеп бетермим әле). Һәм менә “Җомга базары” исеме иң беренче менә шуннан килеп чыкты, дип уйлыйм инде. Икенчедән инде ул җомга элек-электән татар халкында олы бер бәйрәм буларак, Ислам дине белән бәйле рәвештә безнең күңелебезгә шулай сеңдерелгән. Җомга базары – бу инде нидер сатылган базар гына түгел, ә менә нәрсәдер хәл ителгән урында булырга тиеш дип саныйм мин. Биредә халыкның аралашуы, фикер алышуы, ниндидер нәтиҗәләргә килүе – менә шушы мәгънәләрне бирәсем килде. Спектакльнең жанры да музыкаль манзара. Музыкальне без инде аңлыйбыз, ә менә манзара, урысча әйткәндә зрелище – тамаша, дигән сүз. Менә монда да базар белән тамашаның уртак мәгънәви яклары бар дип саныйм мин.
“Җомга базары” турында тәфсилләп сөйләде, Гөлүсә. Тик бөтен серне дә чишеп бетерәсе килми. Иң яхшысы үз күзләрең белән күрү. Ә музыкаль манзара премьерасы 6-7 ноябрь көннәрендә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев