Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Операция башлана

19-25 октябрь көннәрендә район юлларында барлыгы 42 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итәләр.

Кагыйдә бозучылар арасыннан өч җәяүлегә – юлны дөрес урыннан чыкмаган, берсенә – киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмау сәбәпле, ике йөртүчегә – “обгон”га чык­­канга, җиде йөр­тү­­чегә – “тонировка” өчен, бишесенә иминият полисы булмаганга административ протоколлар төзелгән. Тугыз йөр­түче – куркынычсызлык каешын такмаган, бише­се – юл билгесенә дөрес туктамаган, өч йөртүче – штрафын вакытында түләмәгән, алар да административ җаваплылыкка тартылган.  Укучыларның каникул чоры башлану сәбәпле, район юлларында “Көзге каникуллар” профилактик чарасы старт ала. Ул 2-8 ноябрь көннәрендә узачак. Бу чорда ба­лаларның юлда үз-үзен то­тышына, кагыйдә таләпләрен үтәвенә зур игътибар биреләчәк. Каникул көннәрендә әти- әниләргә дә уяу булу кирәклеген онытмыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев