Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Организмга витаминнар кирәк

Яз көне күпчелек авитаминоздан азаплана. Организмга бигрәк тә А, С, D, Е витаминнары җитми.

A витамины сыер һәм тавык бавырында, диңгез балыгында, ак сырда, эремчектә, сөттә, кишер, кабак, сырганак, абрикос, апельсин һәм мандариннарда күп.
В витамины тавык һәм сыер итендә, диңгез балыгында, арыш ипиендә бар.
С витамины салкын тиюгә каршы торучанлыкны күтәрә, әмма әгәр дә сезнең буыннарыгыз авырта, тоз җыела икән, бу витамин белән артык нык мавыгырга ярамый. Әлеге витамин гөлҗимеш, киви, кара карлыган, цитруслыларда, кызыл борыч һәм миләштә күп.
D витаминын сөт продуктларын, йомырка сарысын, балык маен, диңгез кәбестәсен һәм диңгез балыгын ашап тулыландырырга була.
Е витамины көнбагыш, зәйтүн, кукуруз, виноград, чикләвек мае составында бар. Шулай ук ул көнбагышта, үрдерелгән бодайда, шпинат, брокколлида күп.

Шәхри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев