Оригами игътибарны тупларга ярдәм итә
Оригами балаларда аң контроле астында куллар белән эшләү сәләтен үстерә, аларда кулларның вак моторикасы, бармакларның төгәл хәрәкәтләре камилләшә.
Оригами игътибарны тупларга ярдәм итә, чөнки теләгән нәтиҗәгә ирешү өчен җитештерү процессына игътибар итәргә мәҗбүр итә. Олы Әтнә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек 1 төркеме балалары конструктив эшчәнлек вакытында лилия чәчәген ясадылар. Ахырда чәчәкләрне әниләренә бүләк итәргә дигән фикергә килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев