Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Осталар чыгыш ясады – концерттан соң уйланулар

Сагындырган, тамашачы зарыгып көткән концерт булды ул

Күңгәр мәдәният йортында “Уйныйк әле дулкыннардай” исеме астында сезон ачылышы концерты узды.
Зал тамашачыдан шыгрым тулы иде. Коронавирус пандемиясе аркасында яздан бирле мәдәният йортын күрми яшәдек; рөхсәт булуга үзешчән сәнгать осталарын сәхнәдә күрергә теләүчеләр бирегә ашыкты. Әйтергә кирәк, монысы үзенчәлекле булды, тамашачыны кай ягы беләндер үзенә тартты. Әле икенче көнне дә шул хакта уйландым – тамашачы ник шулай якын итте икән бу концертны? Кайберәүләр: “Озак вакыт булмый торганга”, – дияр. Кемнәрдер: “Яңа артистлар күп иде анда”, – диярләр. Ә миңа калса, сәнгать өлкәсендәге иң-иңнәрне бер сәхнәгә туплаудадыр моның сәбәбе. Һәм әйтергә кирәк, сәнгать өлкәсендә зур ыргылыш ясады әтнәләр. Олы Әтнәдә генә түгел, авыллардагы мәдәният йортлары, клублар өлеше дә саллы монда. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова да үз чыгышында бу хакта әйтеп узды: “Бирегә сәнгатьтәге “каймак”ларны гына җыярга тырыштык”, – дип билгеләде. Бәхәссез, әлеге “каймак”лар сынатмадылар да. Тамашачы бик нык үз итте аларның чыгышын. Үзебезнең Руслан Галимуллин белән Гөлүзә Сираҗиева, сәнгать мәктәбеннән “Ал Чәчәк” һәм “Конфетки”, техникумнан Фирдүс Кәбиров, Бәрәскәдән “Нур” халык театры, Яңа Әтнә белән Күәмнең кызлар квартеты, Олы Мәңгәрнең халык театры һәм Мөнир Мәрдәнов...

Әле боларга Әтнә гармунчылары ансамблен, Олы Әтнәнең “Сөмбел” һәм Кышлауның “Чишмә” фольклорчылары  чыгышларын да өстәсәкме...
Алар гына да түгел, алып баручылар – чын конферанслар үсеп килә. Раяз белән Динә турында бер генә язмадык инде – чын осталар! Ә инде Кышлаудан Зариповлар һәм Бәхтиярдан Ибраһимовлар чыгышы концертны тагын да баетты.
Биредә безне искә алмаганнар дип үпкәләргә ашыкмагыз, зинһар. Шәхсән, үзем, һәммәгезнең дә чыгышын ихлас ошаттым. Мәдәният бүлеге җитәкчесе әйтмешли: “Бүген бу сәхнәдә иң осталар чыгыш ясады”.
Чыннан да, районда ел әйләнәсендә  төрле мәдәни һәм сәнгать чараларында җиңеп чыккан, үзен чын оста итеп күрсәтүчеләр генә җыелган иде биредә. Һәм иң мөһиме - яшь буенча чикләүләр булмагач, бер сәхнәдә 6 яшьлеләр дә, 60 яшьлекләр дә чыгыш ясагач, аеруча күңелле булды бу концерт. Оештыручылар да, үзебезчә итеп әйтсәк - әртисләр дә нык тырышканнар.
Һәрхәлдә, концерт тәмамлангач үзара сөйләшкән тамашачыларның фикере әнә шулай яңгырады... Концертка сусаган әтнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев