Өстәл уеннары - ул үсеш
Өстәл уеннары - ул ләззәт тә, бер үк вакытта үсеш тә.
Бу уеннар балаларның белемнәрен үстерергә, фикерләргә, хәтерне яхшыртырга, уйларга өйрәтә. Шулай ук балалар уен барышында нәтиҗәләр һәм карарлар кабул итәргә, бер - берсе белән аралашырга өйрәнәләр. Балалар бакчасына йөрүче 2 нче кечкенәләр төркеме балалары да режим вакытларында өстәл уеннарын бик кызыксынып, теләп уйныйлар. Мәсәлән: "Күңелле домино", " Уйлап тап!", "Казан хәзинәсе" һәм башка төрлеләр. Уеннар мавыктыргыч һәм күңелле үтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев